Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары белән очрашты.
Министрны уҗым культураларының торышы борчый икән, өметсез участокларны тизрәк чәчеп куярга кирәк.
Районда көздән чәчелгән 14 мең 500 гектардагы уҗым культураларының 52 проценты, 7 мең 500 ләп гектары тернәкләнә алмый, андый участокларда сабанашлык культуралары чәчәләр.
Очрашуда катнашучылар кече фермалар төзелешенә, сыерларга, гомумән, мал, кош-корт алуга субсидия бирүләре өчен, министрга, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Марат Әхмәтов әйтүенчә, мондый ярдәм тагын булачак. Көзге чәчүдә кулланылган орлык өчен субсидия бирү, ташламалы ягулык китерүгә бәйле сораулар буенча мәсьәләне әле өйрәнәсе бар. “БИО АГРО” җәмгыяте нефтьчеләрнең Чирмешәндәге элеккеге базасын сатып алуга кагылышлы соравын җиткерде, министр бу хәлне чишүдә дә үзеннән тиешлене эшләячәген, булышачагын белдерде.