Чирмешән җирендә Бөек Ватан сугышы фаҗигасе кагылмаган гаилә юк. Чирмешән районыннан (Беренче Май) фронтка 19852 кеше киткән. Әле бүген дә солдатларның язмышлары белән кызыксынучылар бар. Аларның язмышын белүнең бердән-бер алымы - докуметлар буенча эзләнү.
Үткән елда гына мемориаль үзәккә солдат-чирмешәнлеләрнең язмышы белән кызыксынып 123 кеше мөрәҗәгать итте.