КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2019 елның 11 маена Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында
2019 елның 9 маеннан Татарстан Треспубликасы территориясендә аномаль-кызу һава торышы урнаша, һава температурасы 25-30 градуска җитә. Кызу көннәр 16 майга кадәр саклана, һава температурасы 27-33 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 9 маенда Татарстан Республикасында
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемнәр күзәтелми.
Җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә минималь температура +12..+17.
Көндез максималь температура +27..+32.