Иске Котыш авылыннан Рабина Варвара Тарасовна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте
Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социалҗ яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да килде. Кунаклар Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Варвара Тарасовна Иске Котышта туып үскән. 1958 елда авылдашы Андрей Павловичка кияүгә чыккан. Алар 62 ел гомер итәләр, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Варвара Тарасовна гомере буе колхозда төрле эшләр башкара. 2012 елда тормыш иптәше вафат була.
Юбиляр 15 оныгының, 21 оныкчыгының һәм бер оныгының баласының яраткан әбисе. Бүген ул туган авылында кызы Татьяна, кияве Леонид тәрбиясендә яши.