Кармыш авылыннан Сәлахова Мөсәвәрә Мотыйгулла кызы 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте
Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина, Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дания Минебаева да килде. Кунаклар Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Мөсәвәрә әбинең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә,ФЗОда да эшли, урман кисәргә дә туры килә.
-Авыр еллар иде шул, ярым ач килеш эшләдек, - дип искә ала юбиляр ул елларны.
Алар тормыш иптәше Юныс Мәгъсум улы белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярның 12 оныгы 11 оныкчыгы бар. Бүген ул улы Мансур, килене Фәния тәрбиясендә яши. Тату, зур гаилә бәйрәмнәрдә еш җыела, бүген дә төп йортка кунаклар күп кайткан.