Чирмешән районы командасы джаккола өстәл уены буенча Иделбуе федераль округы Россия Чемпионатында, 11 төбәк командасы арасында Татарстан Республикасы данын якладылар.
Тырышып өйрәнүләр бушка китмәде, нәтиҗәләр яхшы. Хатын-кызлар арасында Мәдинә Талипова - икенче, ир-атлар арасында Шамил Сөнчәләев һәм Мингосман Мортазиннар бишенче һәм алтынчы урыннарны алдылар.