Туган як тарихы музеенда - рәсем дәресе

2019 елның 17 мае, җомга

16 майда туган як тарихы музеенда рәсем дәресе узды. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Султанова Наталья Александровна музейда  "Кош рәсеме ясау" темасына дәрес уздырды. Балалар дәрес барышында "Зоологик почмак"тагы экспонатлар белән таныштылар,  рәсем ясау осталыкларын да күрсәттеләр. Укучылар кош  карачкыларына карап  рәсем ясадылар, чара ахырында истәлеккә фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International