2019 елның 13 маеннан 19 маена кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

 13-19 майда район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

14 май көнне берәү Чирмешәндәге янгын сүндерү часте территориясеннән эш машинасын куып китә һәм юл кырыена төшә. Эзләү чараларыннан соң, җинаятьне элек хөкем ителгән Чирмешән кешесе эшләве ачыклана.

Сосновка авылында яшәүче хатын-кыз, сүзгә килү нәтиҗәсендә, бакчаларында үзенә кирпечләр аткан ирен җаваплылыкка тартуны сорый. Хатын-кыз сәламәтлегенә зыян килгән. Тикшерү бара.

 

17 май көнне Лашман авылында яшәүче хатын-кызның 20 мең сум акчасын урлаганнар. “Кайнар эздән” бу кырын эшне Керкәле авылы кешесе башкарганлыгы мәгълүм була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International