Кече ферма оештыру юнәлешендә районның эш тәҗрибәсен тирә-күрше районнарның авыл җирлекләре башлыклары да өйрәнеп китте.
Уку формасындагы семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә, ул район мәдәният йортында узды, хәзерге заманда Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерү, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләштеләр. Аерым темалар буенча чыгыш ясаучылар күп булды.
Пленар өлештә, дөрестән дә, мөһим мәсьәләләр күтәрелде: көнкүреш калдыклары җыю реформасы, милекне рәсмиләштерү, зиратларның җир участокларын теркәү, су белән тәэмин итү, су скважиналарын лицензияләү, юллар торышы, муниципаль хокукый актларны кабул итүдәге җитешсезлекләр һәм башкалар игътибар, көч, средстволар сорый. Аннан да бигрәк җитәкчеләрне яшьләрнең читкә китүе аеруча нык борчый. Бу тормыш шартларына гына бәйле түгел, инфраструктура үсеше ягыннан зарланмыйбыз, төп бәла – яхшы түләүле эш урыннары җитмәү.
Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар хакында сөйләде.
Семинар-киңәшмә территорияләрне үстерү, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын яклау, авыл җирендә яшәүчеләрнең активлыгын күтәрү темасына багышланган иде.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов пленар өлештә авыл хуҗалыгына, аеруча фермерларга, шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләде, ул да кече фермалар оештыру буенча Чирмешән районы тәҗрибәсен өйрәнергә өндәде.
Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарыннан да килгән җирлекләр башлыклары безнең районда узган зона семинар-киңәшмәсен Лашмандагы сугым цехы белән танышудан башладылар.