"Сак булыгыз - балалар!" оператив-профилактик чарасы кысаларында район ЮХИДИ инспекторы Барабашкин С.Н. һәм районның "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Сафина Л.Р. икенче санлы Чирмешән мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспкторлары белән берлектә профилактик әңгәмә уздырдылар. Укучылар җәяүлеләр юлы янында чарада катнашучылар белән әңгәмә кордылар, машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.