"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча йомгаклау чарасы

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча йомгаклау чарасы узды

Райондагы иң яхшы 25 көндәлек финалга узды. Чирмешән үзәк балалар китапханәсендә район җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

2019 елда "Укучының мәдәни көндәлеге"  мәдәни-мәгариф  проектында  районның 4 укучысы республикада җиңүче булды. Менә алар:

- беренче класслар арасында – Еферов Семён (Әккәрәй мәктәбе)

- икенче класслар арасында – Герасимова Елизавета (беренче Чирмешән мәктәбе)

- өченче класслар арасында – Арефьева Екатерина  (икенче Чирмешән мәктәбе)

- дүртенче класслар арасында – Евдокимова Дарья  (беренче җирмешән мәктәбе)

- "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә - Герасимова  Татьяна Викторовна.

Җиңүчеләр 22 майда Казанда узган бүләкләү чарасына бардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International