Мемориаль үзәк директоры Захарова В.В. Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган республика семинарында катнашты. "Казанские ведомости" газетасының баш редакторы Венера Якупова "Путиводитель до Берлина" исемле китап презентациясе буенча чыгыш ясады. Анда татарстан гаиләләрендә сакланучы сугыш истәлекләре язылган. Автор бу китапны мемориаль үзәккә дә бүләк итте.