Татарстан Росреестры: җир белән бәйле низагны ничек хәл итәргә?

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Җир белән бәйле низаглар турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, республика буенча Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Илнур Галеев рекомендацияләр бирә.

Җир участогы күршесенә карата шикаять белән нинди хәлдә мөрәҗәгать итәргә була?

Әгәр сезнең күршегез койма күчергән һәм нәтиҗәдә, законсыз рәвештә сезнең җир участогының бер өлешен алган икән. Бу очракта гариза белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә яки аның территориаль бүлегенә – җир участогы урнашу урынына карап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Мөрәҗәгатьтә җир участогының адресын һәм кадастр номерын һәм сезнең территориядәге койманы  күчерү турында мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Гаризада шулай ук мондый гамәлләр сезнең милек хокукларын бозуга китерде дип күрсәтергә кирәк.

Бу турыда тулырак:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1477428.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International