Аларның әбиләре һәм бабалары пионер отрядларында тәрбияләнгән

2019 елның 24 мае, җомга

Яз аенда календарьдә бер кызыклы бәйрәм - Пионерия туган көне бар. Ул инде тарихка кереп бара, аны зурлап бәйрәм итмиләр. Ә музей хезмәткәрләре мондый бәйрәмнәрне онытмый.

20 майда туган як тарихы музеена Казанка мәктәбе укучылары килде. Балаларга музей заллары буенча экскурсия уздырылды. Шулай ук аларга 19 майда билгеләп үтелүче бу бәйрәмнең тарихы, пионерия атрибутикалары турында сөйләделәр. Балалар идеология залындагы пионер атибутикалары - байрак, барабан, боргы, галстук кебек экспонатлар белән таныштылар.  Аларның әбиләре һәм бабалары пионер отрядларында тәрбияләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International