2019 елның дәүләт йомгаклау аттестатциясенең төп этабы башланды. 8-9 класс укучылары өчен ул 24 майда ук башланып китте. Бу көнне 6 укучы Лениногорскига инглиз теленнән имтихан тапшырырга барды. 11 классларның сынаулары 27 майдан 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген дүрт укучы Әлмәттә гиография һәм әдәбияттан БДИ тапшырды. Иртәгедән Лашман мәктәбендәге имтихан кабул итү пунктында ТДЭ һәм БДИ башланып китә.