Чирмешән муниципаль районының гомум белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында "ЭКОЯЗ - 2019" республика акциясенең муниципаль этабына йомгак ясалды.
Балалар бакчалары арасында җиңүчеләр түбәндәгеләр: Чирмешәннең "Ромашка", "Ландыш" һәм Әккәрәйнең "Аленушка" балалар бакчалары.
"Иң яхшы мәктәп" номинациясендә җиңүчеләр:Чирмешән лицее, Югары Кәминкә һәм Иске Кади мәктәпләре; икенче урында - беренче Чирмешән мәктәбе, өченчедә - икенче Чирмешән мәктәбе.