"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары конкурсының район этабы

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Илзәр Закиров) беренче урынны яулады. Бу командага республика бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе базасында узган ярышларда 18 команда катнашты. Балалар "Автошәһәрчек", "Юл кагыйдәләрен белүче", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" конкурсларында көч сынаштылар. Нигездә, бәйгедә ел да бер үк мәктәпләр командалары яхшы чыгыш ясап, призлы урыннарга чыгалар. Быел икенче һәм өченче урыннарга чыккан Чирмешән лицей командасының (җитәкчесе Флүзә Мисбахова) һәм кадетлар мәктәп-интернатының яшь инспекторларының (җитәкчесе Самат Хөснетдинов) беренче җиңүләре түгел, узган елларда да алар бу бәйгедә алда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International