Кара Чишмә авылыннан Борһанова Сагүрә Сәлахетдин кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы исеменнән котлау алды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килде. Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.
Сагүрә Сәлахетдин кызы Түбән Чегодай кызы. Мәктәпне тәмамлагач аны Кара Чишмә авылына укытучы итеп җибәрәләр. Ул Бөгелмә педагогия институтын тәмамалап, 37 ел Кара Чишмәдә татар теле һәм әдәбияты укыта.
1950 елда шул авыл егете Рәшит Кәрим улына кияүгә чыга, 46 ел гомер итеп баш бала үстерәләр. Сагүрә әбинең 8 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Бүген ул кызында - Яр Чаллы шәһәрендә яши. Әниләренең, әбиләренең юбилее уңаеннан зур гаилә төп йортка җыелган.