Югары Кәминкә авылыннан Җаббарова Минхая Насыйр кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Югары Кәминкә авылыннан Җаббарова Минхая Насыйр кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Аны гомер бәйрәме белән котларга  район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килде. Рәмзия Долгополова юбилярга  РФ Президенты В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.

Минхая Насыйр кызы Югары Кәминкәдә туып үсә, тумыштан икенче төркем инвалид. Тормышка чыкмаган, балалары да юк. Авылдашлары аны оста тегүче буларак белә. Аңа социаль хезмәткәр ярдәм итә, апрель аенда аягын сындырып, урын өстенә калган, һәр вакыт кеше ярдәменә мохтаҗ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International