Прибалтика кунаклары "Музейга экспонат бүләк ит" акциясенә кушылдылар. Чирмешән мәктәбен тәмамлаган Капитолина һәм Антонина Роминалар (бүген Рига шәһәрендә яшиләр) бабалары, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Николаевич Кабановның фоторәсемен бүләк иттеләр. Ржев янында һәлак булган. Әлеге фоторәсем "Ватан солдатлары" экспозициясендә урын алачак.