29 майда 11.30 сәгатьтә Нурлатның «Бим-радио»сында Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе вәкиле катнашында туры эфир булачак. Студия кунагы - Нурлат бүлекчәсе начальнигы урынбасары Марина Митакова.
Туры эфир кысаларында җир кануннарын бозуның киң таралган очраклары турында сүз барачак. Шулай ук Марина Миткова радиотыңлаучыларның сорауларына тавап бирәчәк, аерым алганда. күршеләр белән җир турында бәхсәне ничек чишәргә, ызанлауны ни өчен уздырырга һ.б.лар.
Туры эфир телефоны: 8-937-005-106-2. Әлеге номер буенча сорауларны телдән әйтү генә түгел, WhatsApp кушымтасын кулланып язарга да була.