Бәркәтә авылыннан Сорутдинов Сирач Имам улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килде. Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.
Сирач Имам улы Краснодар краенда туып үскән. Ул армия хезмәтендә вакытта туганнары Бәркәтәгә күченә, хезмәтен тутыргач ул да бирегә кайта.
1946 елда ул Кәүсәрия Мотыйгулла кызы белән гаилә кора, 66 ел тату гомер итәләр, өч бала үстерәләр. Сирач бабай күрү буенча икенче төркем инвалид. Ул яшь вакытта оста итек басучы була. Бүген инде тормыш иптәше юк, ул кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.