Мордва Афонькәсе авылыннан Моисеева Мария Петровна  90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Мордва Афонькәсе авылыннан Моисеева Мария Петровна  90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.  Аны гомер бәйрәме белән котларга  район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Федор Павлов та килде. Рәмзия Долгополова юбилярга  РФ Президенты В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.

Бөек Ватан сугышы башланганда Мария Петровнага 12 яшь була. Бу елларда балаларга ба авыр ир-егетләр эшен башкарырга туры килә, кырда да эшлиләр, урман да кисәләр.

Ул гомере буе колхоәда эшли. 1950 елда Федор Ивановичка тормышка чыгы, 46 ел тигез гомер итеп  алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Мария Петровноа бүген туган авылында кызы тәрбиясендә яши. Аның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Алар әбиләре янында еш кунак булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International