Бала хокуклары бозылмасын!

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Хокук ярдәме көне үткәрә. Аның кысаларында Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча 10нан 13 сәгатькә кадәр гражданнар түбәндәге сораулар буенча консультацияләр ала алалар:

баланың яшәүгә, усал мөнәсәбәттән, көчләүдән саклауга, куркынычсызлыкка; сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт үсүгә; гаиләдә яшәүгә һәм тәрбияләнүгә хокукларын үтәү буенча, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге буенча да. Шулай ук баланың мәгариф өлкәсендә, торакка һәм башка милекче хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлү һәм социаль тәэмин итүгә хокуклары буенча.

Кабул итүгә алдан язылырга кирәкми.

Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссиянең җаваплы секретаре Е.С. Макарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International