"Китапханәнең мөмкинлекләре чиксез" проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе "Яхшылык белән бүлеш" дәресе уздырдылар. Бу чарада балалар га яхшылык һәм начарлык, тәртиплелек һәм тәрбиялелек, дуслык һәм изгелек төшенчәрәренең мәгънәсен аңлаттылар. Дәрес әңгәмә һәм электрон презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында "Яхшылык эшләргә ашык" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.