Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы тррорчылыкка каршы  комиссиясенең киңәйтелгән  утырышы

2019 елның 31 мае, җомга

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән соңгы утырышында күбрәк балалар ялы һәм иминлеге турында сүз барды. Мәгариф объектларында террорчылык гамәлләрен , гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларда техник чаралар җитешмәве хакында да әйттеләр.

Инде беренче смена ялга да киләчәк “Кояшлы” лагерында, телефон, видеокамералар, кисәтү җайланмалары буенча җитешсезлекләр бар икән. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларда һәм мәгариф объектларында тревога сигнализациясе кнопкалары, турникетлар, видеокамералар һәм башкалар җитешмәү уңаеннан проблемаларны акрынлап булса да хәл итү бурычын куйды.

Утырышта мәгариф объектларын паспортлаштыру, бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелүче пунктларда иминлекне һәм террорчылыктан саклануны тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы турында да чыгышлар булды.

Татар халкының милли бәйрәме -  Сабан туе вакытында хокук саклау органнарына, хезмәт күрсәтүче оешмаларга, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына аеруча уяу һәм җаваплы булырга кирәк. Транспорт хәрәкәте иминлеге уңаеннан чаралар күрү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, бәйрәм уза, кеше күп җыела торган урыннарда өстәмә дежурлык оештыру, инструктаж үткәрү, аңлату эшләре – барысы да мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International