Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарә вәкилләре Риелторлар гильдиясе тарафыннан оештырылган күчемсез милек базарында профессиональ катнашучыларны укытуда катнаштылар.
Алар өчен күчемсез милекне электрон теркәү буенча семинар уздырылды.
Әйтик, Татарстан Росреестры вәкилләре Росреестрның (rosreestr.ru) рәсми интернет-порталында документларны электрон рәвештә тапшыру сервисы турында сөйләделәр, электрон рәвештә хокукларга дәүләт теркәве уздыру һәм кадастр учетын башкаруга документлар тапшырганда гамәлләр алгоритмын аңлаттылар.
Тәкъдим ителгән электрон үрнәкләрнең сыйфатына аеруча игътибар бирелде: ул документ текстын тулы күләмдә уку һәм аның реквизитларын уку мөмкинлеге бирергә тиеш.
Шулай ук риелторлар өчен уздырылган курслар кысаларында 31 майда вәкилләрнең Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре чыгышы планлаштырыла.