2019 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

27 майда-2 июньдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар, өчесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 91 очрагын ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 5 административ беркетмә төзегәннәр.

“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыяте складыннан 1400 литр дизель ягулыгы урлап чыкканнар. Матди зыян күләме 48 мең сум.

 

Чирмешәннең ике хатын-кызы Әлмәт районы кешесенең әйберләре белән юл сумкасына кызыкканнар. Тикшерү бара.

Билгесез адәмнәр “Күтәмә АГРОфирмасы”ның Күтәмә авылы янындагы чәчкеченнән гидравлика шлангларын салдырганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Хатыннарына кул күтәргән ике ир-атка – чирмешәнлегә һәм ульяновкалыга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International