Балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары "Сөйкемле Шүрәле" Х Халыкара конкурсы призеры булды. Гөлнара Йосыпова (җитәкчесе Елен Юрина) - беренче дәрәҗә лауреат, Екатерина Султанова (җитәкчесе Наталья Султанова) икенче дәрәҗә лауреат булды. Аларны 1 июнь көнне Казанда "Әкият" балалар үзәгендә бүләкләделәр.