“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Чиксез мөмкинлекләр дөньясында” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавада “Күңелле стартлар” бәйгесе оештырдылар.
Командаларга кызыклы конкурслар һәм эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. "Күңелле стартлар»ның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Балалар да, аларның ата-аналары да финишка беренче килергә тырыштылар. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартлар”да катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр! Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.
Чарада барлыгы 22 яшүсмер катнашты.