Кара Чишмә авылыннан Аглюкова Әбзүния Латыйп кызын 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков да килде. Рәмзия Долгополова юбилярга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
Бөек Ватан сугышы башланганда Әбзүния әбига 17 яшь була. Аларга ир-егетләр башкарырга тиешле авыр эшләрне эшләргә туры килә,кырда да эәлиләр, урман да кисәләр. 1949 елда авылдаша Мөхиббуллага тормышка чыгып тугыз бала үстерәләр, 41 ел тигез гомер итәләр.
Юбиляр гомере буе колхозда эшли, балаларында да хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Бүген ул улы Исхак белән яши, кызлары да янында. Аның 16 оныгы 19 оныкчыгы, ике оныкчыгының да баласы бар. Зур гаилә бәйрәмнәрдә, ялларда зур табын артына җыела.