2019 елның 3 июненнән 9 июненә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

3-9 июньдә район полиция бүлекчәсендә  53 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында  4 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 77 очрагы ачыкланган. 4 машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр. Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре  7 административ беркетмә төзегәннәр.

Мошенниклар, алдакчылар тик ятмый. Шешминка авылыннан бер хатын-кыз, ике ир-атның өендә газ чыгуны күрсәтә торган  җиһаз куеп, үзеннән 2900 сум акча алулары хакында хәбәр иткән. Мәскәү шәһәреннән бер хатын-кыз,  күчерү юлы белән,  аның 99 мең сум акчасына кул сузган билгесез бер кешене җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге гаризалар уңаеннан тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International