"Кояшлы" лагеренда яшь спортчылар сменасы

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

«Кояшлы» балалар сәламәтләндерү  ял лагеренда районыбызның   яшь спортчылары ял итә.Спортчыларыбыз сменасында барлыгы 50 бала үзләренең исәнлекләрен ныгытып, күңелле генә вакыт үткәрәләр.  Физик күнекмәләр,күңел ачу чаралары , яңа дуслар- менә шулай онытылмаслык булып  балалар күңелендә истә калачак әлеге смена. Шушы көннәрдә отрядлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.11 август көнне “Кояшлы” ял лагереның җиңел отлетика буенча җыелма командасы Яр Чаллы шәһәренә ярышларга барачак.

М.Долгополова “Кояшлы” балалар сәламәтләндерү  ял лагереның өлкән вожатые.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International