13 июньдә Чирмешән үзәк больницасында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Бу көнне күп кенә медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитетының, үзәк больницаның һәм профсоюзның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына ия булдылар.