12 июнь - Россия көне. Чирмешәндә дә яшьләр мәйданчыгында бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Анда мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре әзерләгән тематик мәйданчыкларда балалар ял итте. Шунда ук укучыларга мәктәп сумкалары да тапшырдылар. Бәйрәм кунакларына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт күрсәтте.