Россия көне уңаеннан бәйрәм концерты

2019 елның 16 июне, якшәмбе

12 июньдә кич  Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында  Россия көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәм башында балалар өчен төрле уеннар оештырдылар, биредә үк "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә старт бирелде. Район җитәкчелеге исеменнән физик мөмкинлеге чикле 12 укучыга  мәктәп сумкалары тапшырылды. Анннан соң бәйрәм концерты булды. Чара дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International