2019 елның 10 июненнән 16 июненә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

 10-16 июньдә районның полиция бүлекчәсендә 40 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре 8 административ беркетмә төзегәннәр.

Матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 92 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз, мошенниклык юлы белән алдап, үзенең 5 мең сум акчасын үзләштергән билгесез адәмне җинаять җаваплылыгына тартуны сорап полициягә гариза язган.

Өеннән алкоголь продукциясе (көмешкә) саткан өчен, Лагерка авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә яшәүче берәүнең өе яныннан билгесез кеше “Лада-Калина“ автомашинасын куып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International