"Кояшлы" лагерендә беренче сменада 45 бала ял итә. Шулай ук биредә аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары да бар.
"Изге йөрәк" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Кояшлы" лагеренда еш булалар, балаларга төрле чаралар оештыралар. Якын көннәрдә алар "Мозартика" махсус уен җиһазы белән чара уздырдылар.