Латыйпов Яъхя Госман улы исемендәге "Мин - укучы һәм мин - эшмәкәр!" исемле конкурс йомгаклары

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Район эшмәкәре Альберт Латыйпов 2019 елның маенда  әтисе Латыйпов Яъхя Госман улы исемендә 8-11 класс укучылдары арасында  "Мин - укучы һәм мин - эшмәкәр!" исемле конкурс игълан итте. Конкурста икенче Чирмешән мәктәбе укучылары актив катнашты. Атналык киңәшмәдә  өч проектка 10ар мең сумлык сертификатлар тапшырылды.  Илназ Шәйдуллин һәм Тимур Митрюхин төрле ялкын белән янучы шәмнәр җитештерү, Айнур Ганиев һәм Риназ Хөснуллин тавыклар үстерү һәм йомырка сату буенча, Владислав Семенов йорт куяннару үрчетү буенча проект әзерләгән. Укучылар грант акчаларын үзләренең бизнесларын башлауга тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International