Күчемсез милек сатып алырга яисә сатарга планлаштырган гражданнарга үз фатирлары, йортлары яисә кишәрлекләре яисә күчемсез милекнең теләсә кайсы объекты турында һәркем ала алырлык мәгълүмат (милек хуҗасы кем, чигерелүләр бармы, кадастр бәясе күпме һ.б.лар) турында тулы характеристика таләп ителергә мөмкин.
Бүгенге көндә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) - күчемсез милеккә хосусыйлык хокукларын раслау өчен бердәнбер мөмкинлек.
Алар 13 төрле.
Бүгенге көндә барлык кызыксынган затларга өземтәләр алу өчен өч төп ысулдан файдалану мөмкин:
1."Мои документы" күпфункцияле үзәгенә гарызнамә белән мөрәҗәгать итәргә.
2. Почта аша кадастр палатасына гарызнамә җибәрергә.
3.Росреестр порталы аша мәгълүматлар соратырга https://rosreestr.ru
ЕГРН мәгълүматлары кәгазь һәм электрон документ рәвешендә бирелә.
Өстәвенә, электрон документ рәвешендәге мәгълүматлар гариза бирүчегә бермә0бер очсызрак була. Әйтик, физик затлар өчен 400 сум урынына - 250 сум, юридик затларга 1100 сум урынына 700 сум.