20 июньдә район мәдәният йортында Әтиләр көненә багышланган чара узды. Әлеге бәйрәм кысаларында "Әти булдыра" исемле иуен программасы оештырылды. Бәйгедә катнашкан әтиләр кызларының чәчләрен үрделәр, салат ясадылар, рәсем ясадылар, җырладылар, биеделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.