22 июньдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл мәйданында Хәтер көненә багышланган митинг узды.
Чарада чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район ветераннар советы рәисе Бари Галиев, район хәрби комиссариат начальнигы Дмитрий Палаткиннар үзләренең чыгышларында яшь буынга мөрәҗәгать итеп, Хәтер көнен, бабаларыбызның батырлыкларын онытмаска өндәделәр.
Митинг бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.