"Юбилейный" Боз сарае тулы куәтенә эшли

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

«Юбилейный» боз сарае ялдан соң кабат ишекләрен ачып, тулы куәтенә эшли дә башлады.

Шушы вакыт өчендә Самара һәм Тольяти шәһәреннән балалар командалары шөгыльләнсә, үзебезнең  яшь спортчыларыбыз“Корыч ябалаклар”командасы да көндә бозда күнегүләр үткәрә.

Балалар спорт белән бик теләп шөгыльләнәләр. Үзара дуслык уеннары оештырып,көчләрен сыныйлар. 1997-1999нчы елгы егетләр Самара  ЦСК ВВС, Тольяти “Лада”, Чирмешән “Корыч ябалаклар”һәм Әлмәт шәһәре уенчылары катнаша. Күбесенчә безнең “Корыч ябалаклар” командасы җиңүгә ирешә.

Июннең соңгы көннәрендә Боз сараенда “Ак Барс” командасы уенчысы Артем Лукоянов булып китте. Ул- “Корыч ябалаклар” һәм Тольятиның“Лада”балалар командаларына мастер- класс күрсәтте.

Август аенда безнең  хоккей командасы “Кояшлы” ял лагерында ял итеп кайтты.Ял вакытында да уенчыларыбыз Боз сараена килеп даими  шөгыльләнделәр,төрле дуслык уеннарында катнашып җиңү дә яуладылар.

Зурлар НХЛ командасы да балалардан калышмый,даими шөгыльләнеп уеннарда катнашалар.

“Юбилейный” Боз сарае бүгенгесе көндә тулы көченә эшли. Биредә теләгән һәркем билгеләнгән вакытта тимераякта рәхәтләнеп шуа, бильярд һәм теннис уйный,тренажер залында шөгыльләнә ала.Ял итү өчен менә дигән урын ул!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International