Лашман авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара.
Подрядчы оешма - "ПСХ" ҖЧҖ, җитәкчесе Денис Панфильев.
Төзүчеләр идән, түшәм, түбәне сүткәннәр. Хәзер идәннәр ясау эшенә керешкәннәр, электр челтәрен яңарталар, стенаны җылытып тышлау эшенә әзерлиләр.