Чемпионнан бүләк

2012 елның 17 августы, җомга

Яр Чаллы  шәһәрендә Физкультура көненә багышланган Фирая Султанова-Жданова бүләгенә чабу буенча ярышлар узды. Фирая Султанова-Жданова Россиянең, Татарстанның  танылган спорт мастеры,  марафонлы чабу буенча Россия чемпионы,Европа һәм дөнья Кубкының көмеш һәм бакыр медаль иясе, Атлантта узган олимпия уеннары катнашучысы. Елда шундый бәйгеләр уздырып, Фирая Султанова-Жданова  җиңел атлетиканы үстерүдә бик зур өлеш кертә.

Чарада безнең районнан да катнашучылар бар иде. “Кояшлы” ял лагерында ял итүче 3нче сменадан яшь спортчыларыбыз һәм Сосновка авылыннан Тимирясовлар гаиләсе.Үз яшьләре буенча җиңүчеләр  түбәндәгеләр:

1нче урын. Рыбкин Пётр, Тимирясова Юлия

2нче урын. Колесников Анатолий, Захаров Пётр

3нче урын. Тимирясова Анна, Шерматова Татьяна

Җиңүчеләребез яхшы кәеф һәм акчалата премияләр белән кайттылар. Шундый күңелле нотада “Кояшлы” ял лагерының 3нче сменасы да тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International