24-30 июньдә район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы ачыкланган, транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.
Полициянең участок уполномоченныйлары, җәмәгать тәртибен бозган өчен, 4 административ беркетмә төзегәннәр.
“Андреевка” җәмгыятенең машина-трактор паркыннан 20 куб. метрлы ягулык-майлау материаллары савыты “аякланган”. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне тикшерәләр.
Тукай поселогы кешесе Иске Кади авылы янындагы урманда үзенең умарталыгына ут төрткән берәүне җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңыннан мәгълүм булганча, ут төртүче – Яр Чаллы шәһәре кешесе.