“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә туган як тарихы музее хезмәткәрләре район инвалидлар җәмгыяте белән кунаклар дәштеләр.
Бәйрәм мәҗлесенә авыллардан хөрмәтле парларны - 50, 60 ел бергә гомер итүче әбиләр һәм бабайлар чакырылды. Алар уеннарда катнаштылар, концерт та карадылар. Билгеле, иганәчеләр ярдәме белән көйләнгән сыйлы табын да бик ошады кунакларга.