Рәхмәт хаты

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты
Миңниханов Рөстәм Нургали улына.



Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
ТР Чирмешән муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак"хореография ансамбле,җитәкчесе Бакаева Алинә Рәшит кызы һәм барлык әти-әниләр үсеп килүче буынга шуның кадәр кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәнегез өчен, Сезгә чиксез рәхмәтләрен белдерәләр.  Кара диңгез яр буеның  "Мәскәү"  иҗат лагеренда ял итү мөмкинлеге,тарихи урыннарда  экскурсияләрдә булу, онытылмаслык итеп оештырылган ял, болар барсыда безнең өчен әкияти бүләк булды.Өйгә без тагын да ныгып, яңа үрләр яуларга канатланып кайттык. Барсы өчен дә  зур рәхмәт!






ТР Чирмешән муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак"хореография ансамбле җитәкчесе Бакаева Алинә Рәшит кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International