27 нче август көнне Чирмешән муниципаль районының административ комиссия утырышы узды.

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
27 нче август көнне Чирмешән муниципаль районының административ комиссия утырышы узды. Комиссия тарафыннан авыл һәм шәһәр җирле округларның торак пункларын төзекләндерү, тиешсез урында чүп калдыкларын түгү, муниципаль кагыйдәләрне бозу буенча 3.6 нчы статья 1 нче кисәк КоАП нигезендә 7 административ эш каралды.16 меңлек штраф салынды.
Кәҗәсен урамда караусыз калдырган өчен Т. атлы кешегә административ җәза бирелде. 2 мең күләмендә штраф бирелде.
Р атлы кеше өй янын төрле төзелеш материаллары, чүп-чар белән ямьсезләгәне өчен административ җәзага тартылды. 3500 штраф салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International