Чирмешән районы буенча ЮХИДИ идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Шәкүров Р.Р. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактикалау оешмасының Чирмешән бүлекчәсе начальнигы Сафина Л.Р. белән берлектә "Кояшлы" лагеренда ял итүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә уздырдылар.